Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булып узды

2012 елның 29 июне, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында комитет Идарәсенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 “НК – электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне билгеләү турында;

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында “Бөгелмә- Пригород” ҖЧҖ һәм “Бөгелмә-Междугородник” ҖЧҖ тарафыннан гомуми файдаланудагы шәһәр яны автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында;

 Коммуналь комплекс оешмалары (“Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Славянка” ААҖнең “Казанский” филиалы, “Токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек федераль үзәге” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе) товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буена дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International