Бүген юридик бүлек башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятуллин "Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан монополиягә каршы комплаенсны гамәлгә кертү» семинарында катнаша.
Семинар РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының монополиягә каршы законнары таләпләренә туры килүен эчке тәэмин итү системасын оештыру белән бәйле мәсьәләләр буенча методик һәм консультация ярдәме күрсәтү максатларында үткәрелә. Семинарны оештыручы-Россиянең Федераль антимонополия хезмәте.