Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром бүген Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертүнең барышы турында ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмәдә катнаша. Семинар –киңәшмә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко рәислегендә уза.
Семинарда Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартлары турында һәм 2018 елда аны гамәлгә кертү нәтиҗәләре турында, көндәшлекне үстерү буенча документлар эшләүне оештыруның проблемалы мәсьәләләре турында, сатып алуларны цифрлаштыру турында һәм көндәшлекне үстерү эффектларын үлчәү инструментлары турында сөйләячәкләр.