Дәүләт комитеты хезмәткәре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертелде

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсенең Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның тарифларын җайга салу бүлеге башлыгы Мартынова Елена Вадимовна Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертелде.

Мактау электрон тактасына лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт итүче һәм хезмәт вазыйфаларын намуслы башкаручы хезмәткәрләр кертелә. 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча электрон мактау тактасына 15 дәүләт хезмәткәре кертелде, алар арасында - Елена Мартынова да.

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллективы Елена Вадимовнаны чын күңелдән котлый һәм алга таба да эшләрендә уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International