Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Республиканың 100-еллыгына багышланаган Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы " дигән күргәзмә белән таныштылар

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

29 мартта Дәүләт комитеты хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында ТР Милли музеенда оештырылган «Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы" дигән күргәзмәдә булдылар. Күргәзмәдә республика иҗат берлекләре рәссамнары 120 үзенчәлекле рәсем сәнгате әсәрләре тәкъдим иттеләр. Картина сюжетлары Татарстанның мәдәни-тарихи мирасын чагылдыра һәм республиканың күренекле эшлеклеләренә багышлана.

Проект кысаларында шулай ук 2019-2020 елларда музейда сугыш батырларына һәм тыл хезмәтчәннәренә, язучылар һәм спортчыларга, галимнәргә, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать эшлеклеләренә багышланган күргәзмәләр һәм чаралар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International