Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты билгеләп үтә: «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы Федераль законның 23 статьясындагы 3 өлеше нигезендә җылылык белән тәэмин итү схемасы ел саен актуальләштерелергә тиеш. Җылылык белән тәэмин итү схемаларын эшләү һәм раслау тәртибенә, шулай ук аларны актуальләштерү тәртибенә карата таләпләр Россия Федерациясе хөкүмәтенең 22.02.2012 ел, № 154 карары белән расланды.
2019 елның 28 мартынна № 2-20/794 мәгълүмати хаты Дәүләт комитеты сайтында Документлар/Җайга салынулы оешмалар/Электро - һәм җылылык энергетикасы/Мәгълүмати хатлар бүлегендә урнаштырылган.