Александр Груничев Идарә утырышын үткәрде

2019 елның 29 марты, җомга

Бүген Идарәнең чираттагы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү мәсьәләләре кертелгән иде.

 Дәүләт комитеты «Татэнерго» АҖ филиалының 2019 елга, әгәр мөрәҗәгать итүченең җир асты каналь сузганда тоташтырыла торган җылылык йөкләнеше 1,5 Гкал/сәг артса җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Барлык нигезләү документларын алганнан соң, Дәүләт комитеты оешма гаризасына 6 681 989 сумга төзәтмәләр кертте, югарыда әйтелгән шартларда объектны тоташтырган өчен түләү – 4 296,517 мең сум/Гкал/сәг (НДС тан башка) тәшкил итәчәк.

Алга таба идарә әгъзалары «Авангард-Ч» ҖЧҖ - «Чаллы ш., Халыклар дуслыгы пр., 21А й. адресы буенча урнашкан торак булмаган бүлмәләр белән төзелгән күп катлы торак йортны» тоташтырган өчен түләүне, тоташтырыла торган йөкләнеш күләме 158,33 м3/м3 булган «Чаллы Водоканалы» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына расладылар. Барлык нигезсез чыгымнарны бетергәннән соң түләү - 1 197 720,88 сум (өстәлгән бәягә салым исәпләмичә) тәшкил итәчәк.

Шул ук объектны «Чаллы Водоканалы» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру – 2 140 223,87 сум (өстәлгән бәягә салым исәпләмичә) тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International