Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының чираттагы утырышы булып узды

2012 елның 26 июне, сишәмбе

Кичә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында комитетның Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- “НК – электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне килештерү турында;

- Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында “Бөгелмә- Пригород” ҖЧҖ һәм “Бөгелмә-Междугородник” ҖЧҖ тарафыннан гомуми файдаланудагы шәһәр яны автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;

- Коммуналь комплекс оешмалары (“Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Славянка” ААҖнең “Казанский” филиалы, “Токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек федераль үзәге” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе) товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында.

Мәсьәләләр Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буена дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International