Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт Комитеты), 2020 елга электр энергиясен тапшыруга тарифларны билгеләү максатында, 2019 елның 1 маена кадәр Дәүләт комитеты адресына тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәр бирү кирәклеге турында хәбәр итә.
Оешмалар күрсәтә торган материаллар исемлеге һәм документлар тапшыру графигы белән Дәүләт комитеты сайтында «Эшчәнлек» – «Тариф кампаниясе» Тариф кампаниясе «2020» - «Электр энергиясе» бүлегендә урнаштырылган мәгълүмати хатта таныша аласыз.