Александр Груничев каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген тикшерү буенча эш штабының чираттагы утырышын үткәрде

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген тикшерү буенча эш штабының чираттагы утырышы узды. Алдагы утырышларда бирелгән йөкләмәләрне үтәүне кыскача күзәткәннән соң, утырышның төп темаларына керештеләр.

Беренче булып Сергей Богатов, УК «ПЖКХ»ҖЧҖ генераль директоры калдыкларны утильләштерүнең тулы циклы, республиканың көнбатыш зонасында урнашкан полигоннар, киләчәккә планнар турында сөйләде, киләчәк – ул якындагы 2-3 ел булуын билгеләп үтте. Доклад темасына әйләнеп кайткач, ул Тәтеш районы бюджет учреждениеләреннән акча җыю турында мәгълүмат бирде. Үз чыгышында Сергей Богатов бюджет учреждениеләре өчен калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр өчен түләүне бюджет тарафыннан финанслау лимитына бәйле проблеманы күтәрде. Моңа Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев бюджет тариф билгеләнгән вакытка караганда иртәрәк формалаштырылган, шуңа күрә регоператорларга бюджет учреждениеләре белән хәзер һәм бюджетта салынган суммага килешүләр төзергә кирәк, дип билгеләп үтте.

"Гринта» ҖЧҖ операцион директоры Александр Оленин ТР көнчыгыш зонасында юридик затлар белән төзелгән шартнамәләрнең саны турында хисап тотты.

Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет вәкиле Михаил Застела регоператорлардан халыктан икенчел чимал сатып алу буенча эш кайчан һәм ничек җайга салыначак, дип сорады. Сергей Богатовның 2 ел дәвамында дип җавап бирде. Михаил Застела билгеләп үткәнчә, икенчел чималны сатып алу эшләрен җайга салу өчен кулай вакыт, күп дигәндә, ел.

ТР Экология министрлыгы вәкиле Рөстәм Богданов Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын җыю нормативлары ничек формалашуын сөйләде һәм республикада кабул ителгән нормативларның Россия буенча уртача булып торуын билгеләп үтте. Моны ТР Төзелеш министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Диана Краснова да раслады. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәт хакы ил буенча уртача күрсәткечтән күпкә түбәнрәк һәм башка төбәкләр арасында 68 урынны алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International