Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген тикшерү буенча эш штабы утырышы анонсы

2019 елның 26 марты, сишәмбе

27 мартта 10: 30 сәгатьтә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген тикшерү буенча эш штабы утырышы булачак. Көн тәртибенә сораулар кертелгән:

 

1. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген карау буенча эш штабының алдагы утырышларының беркетмәләрен үтәү нәтиҗәләре турында

2.  Юридик затлар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә түләү мәсьәләләре турында

3. Татарстан Республикасында каты көнкүреш калдыкларын җыю нормативлары исәп-хисапларын детальләштерү турында

4.  РФ субъектларында каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча билгеләнгән нормативлар һәм хезмәт өчен түләү бәяләмәсе буенча аналитика белән таныштыру

5.  Кече һәм урта бизнес предприятиеләренең региональ операторлар белән килешү төзүнең проблемалы мәсьәләләре турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International