22 мартта Дәүләт комитеты белгечләре республиканың көнбатыш зонасында урнашкан каты коммуналь калдыклар полигоннарының (алга таба – ТКО) эшен тикшерделәр. Дәүләт комитеты белгечләре Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле һәм Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Николай Борознов озатуында «Әтнә ТКХ» МУП (Әтнә муниципаль районы), «Яңа Кенәр МПП ЖКХ» ААҖ, «Жилкомбытсервис» ҖЧҖ (икесе дә-Арча муниципаль районы), шулай ук «Полигон» ҖЧҖ (Биектау муниципаль районы) полигоннарында булдылар.
Белгечләр полигоннарның торышын карап чыктылар һәм аларны яктырту, видеокүзәтү камералары, исәпкә алу журналлары, полигон операторларының эш урыннары торышын тикшерделәр. Полигоннарда эшләүче техникага аеруча игътибар иттеләр-нинди маркалы, әлеге техниканы җәлеп итү зарурлыгы нигезләре. Полигоннарны үлчәү белән җиһазландыру мәсьәләсенә аерым тукталдылар. Биектау районында («Полигон» ҖЧҖ) үлчәү белән җиһазландырылган, эшли. «Жилкомбытсервис» ҖЧҖдә алар урнаштыру стадиясендә, башка полигоннарда үлчәүләр белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алышалар гына.
Очрашуда район башкарма комитетлары вәкилләре дә катнашты. Алар, үз чиратында, урыннарда чүп реформасының ничек узуы, халыкта нинди проблемалар һәм сораулар барлыкка килүе турында сөйләделәр.