Кичә Дәүләт комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Иҗтимагый советының чираттагы утырышы булып узды. Анда Иҗтимагый совет рәисе Н. Борознова рәислегендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
-электр челтәрләре оешмаларының тарифлар хасил итүенә анализ;
-предприятиеләр җитәкчеләренең хезмәт хакы күләме һәм производство персоналының минималь хезмәт хакы күләме нисбәтен дәүләти җайга салу;
-2013 елга Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифлар үсешенең чик индекслары (җайга салынулы оешмалар тәкъдимнәре нигезендә булдырылган һәм, раслау өчен, Россия Федераль тарифлар хезмәтенә тапшырылган) буенча тәкъдимнәрне карап тикшерү.
Шулай ук Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет составына кертү өчен кандидатуралар каралды һәм расланды. Болар:
Кокорев Александр Аркадьевич – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының кече һәм уртакул эшмәкәрлек буенча эш төркеме әгъзасы;
Жуйков Владимир Васильевич – Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары;
Горшунова Мария Александровна - “Мәйдан” ПКФ ҖЧҖ (“Сытый папа” кафе һәм рестораннар челтәре) генераль директоры.