Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булып узды

2012 елның 15 июне, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының утырышлар залында комитет Идарәсенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

“Эгида+” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “РЖД” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен билгеләү турында;

“Татнефть” ААҖнең “Баулынефть” нефть-газ чыгару идарәсе №28 “Коробково” подстанциясенең авария-ремонт хәлендәге ВЛ-110 кВ ны “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен билгеләү турында;

“Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан причаллар биреп тору буенча хезмәт күрсәтүләргә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында;

коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларны билгеләү турында

(Зеленодол МР: “СтройКомСервис” ҖЧҖ).

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International