Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшен карау буенча эшче штабның чираттагы утырышы булды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кертүгә бәйле мәсьәләләрне карау буенча Эшче штабның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2019 елның 27 февраленә кадәр каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышын уздыру нәтиҗәләре турында.

Чыгыш ясаучы: Хәбибуллина Лариса Васильевна, коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсе башлыгы.

2. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә яңа системага күчкәнче һәм күчкәннән соң мәгариф учреждениеләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хезмәтләргә түләүгә анализ нәтиҗәләре турында.

Чыгыш ясаучылар:

Богатов Сергей Александрович – ПЖКХ” ИК” ҖЧҖ генераль директоры;

Ярлыченко Светлана Александровна, “Гринта” ҖЧҖ генераль директоры.

3. 2018-2019 еллар өчен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджетлары акчасы хисабыннан финансланучы бюджет оешмалары буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәтләргә түләүгә анализ нәтиҗәләре.

Чыгыш ясаучылар:

Шакирҗанова Венера Энгельевна, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының икътисад тармакларын финанслау бүлеге башлыгы;

Кобелев Игорь Гелиевич, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары.

4. Бюджет оешмалары тарафыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хезмәтләргә түләү мәсьәләләре турында.

Чыгыш ясаучылар:

Куренков Константин Павлович – “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында ТР Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге” ДБУ тариф сәясәте бүлеге башлыгы;

Павлов Сергей Вячеславович, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Мәсьәләләр хакында фикер алышу нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр бирелде, Эшче штабның чираттагы утырышын уздыру датасы билгеләнде, ул 2019 елның 13 мартында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International