ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Дәүләт комитеты чаралары

2019 елның 5 марты, сишәмбе

ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2019 елның 2 мартында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы, Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориал музей комплексында, шулай ук Сәгъди Йортында һәм Әхмәтхан Бай Йортында булдылар.

Музей хезмәткәрләре зур булмаган Кырлай авылы буйлап экскурсия уздырды, биредә татар шагыйре Габдулла Тукайның мемориал комплексы урнашкан. Әлеге комплекс 1960 нчы елларда эшли башлый, Бакый Урманчы проекты буенча сынчы И.Новосельцев тарафыннан ясалган Сәгъди утарында урнашкан, әлеге йортта элек хәлле крестьяннар яшәгән.

Кечкенә Тукай яшәгән Сәгъди абзыйның йортына 2016 елда реставрация ясала. Өстәмә рәвештә Сәгъди абзый йорты-музей территориясендә әдәби-сын паркы ачыла. Паркта Тукай әсәрләрендәге мотивлар буенча ясалган сыннар – Шүрәле, Су анасы, Былтыр, шулай ук Сәгъди абзый белән Габдулла Тукай фигуралары урнашкан.

Әхмәтхан Бай йорты да музей эскпозициясенең үзенчәлеге булып тора, ул Сәгъди йортына якын урнашкан. Анда патефон, борынгы фортепиано, күкеле сәгать, борынгы киемнәр һ.б. бар.

Яңа Кырлай авылы Арча шәһәреннән 24 чм ераклыкта урнашкан. Нәкъ әлеге урын шагыйрьнең катлаулы язмышында рухи бишеккә әверелгән.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышты, узган чор рухын тоя алды һәм вакытларын менә дигән итеп үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International