Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булып узды

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Кичә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында комитетның Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 “Эгида+” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “РЖД” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен килештерү турында;

“Татнефть” ААҖнең “Баулынефть” нефть-газ чыгару идарәсе №28 “Коробково” подстанциясенең авария-ремонт хәлендәге ВЛ-110 кВ ны “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен килештерү турында;

“Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан причаллар биреп тору буенча хезмәт күрсәтүләргә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;

коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында (Зеленодол МР: “СтройКомСервис” ҖЧҖ; Югары Ослан МР: “Югары Ослан районы коммуналь челтәрләре” ААҖ).

Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International