2019 елның 5-6 март көннәрендә Сочи шәһәрендә “Цифрлы үзгәртеп кору шартларында тарифларны җайга салу” темасына гамәли семинар булачак.
Семинарда дәүләтнең тарифларны җайга салу, шулай ук җайга салынулы сатып алулар өлкәсендә законнар куллануның гамәли мәсьәләләре турында сөйләшү булачак. Тарифларны җайга салуны цифрлы үзгәртеп кору семинарның төп темасына әвереләчәк.
Беренче көнне норматив актларны куллануга һәм Россиянең МФХ хисаплылык тапшыруга кагылышлы гамәли мәсьәләләр турында фикер алышуга багышланган пленар утырыш һәм түгәрәк өстәлләр узачак.
“Цифрлы җайга салу”, “Цифрлы энергетика”, “Цифрлы ТКХ” юнәлешләре буенча тарифларны җайга салуны цифрлы үзгәртеп кору проектлары җыелмасын формалаштыру буенча стратегик сессия икенче көннең әһәмиятле вакыйгасына әйләнәчәк.