Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Мамадыш муниципаль районында эш визиты белән сәфәрдә

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев бүген Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә.
Төп максат – Кызыл тау авыл җирлеге советы утырышында катнашу һәм гражданнар җыены уздыру. 
Эш сәфәре кысаларында муниципаль район башлыгы А.П.Иванов белән очрашу планлаштырыла. Сәфәр программасында – Бөек Ватан сугышында катнашучы М.М.Миңнеханов янына бару, “Н.А.Бадыгин” КФХ, Кызыл тау “Радуга” балалар бакчасын, “Мамадыш политехник көллияте”н карау. Шулай ук эшче яшьләрнең “Наше время” фестивален уздыру һәм республиканың “Йолдызлык” фестиваленә әзерләнү буенча видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашу да күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International