Бүген Дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре катнашында Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штабның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышларын уздыру нәтиҗәләре турында
Чыгыш ясаучы: Борисова Лилия Петровна, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары.
2. "ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ төбәк операторы эшчәнлеге турында
Чыгыш ясаучы: Богатов Сергей Александрович - Көнбатыш зонада төбәк операторы, "ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ генераль директоры
3. "Гринта" ҖЧҖ төбәк операторы эшчәнлеге турында
Чыгыш ясаучы: Ярлыченко Светлана Александровна - Көнчыгыш зона буенча төбәк операторы, "Гринта" ҖЧҖ генераль директоры
4. Каты коммуналь калдыкларны күмү эшчәнлеген лицензияләү, шулай ук куәт лимиты беткән полигоннарны рекультивацияләү мәсьәләләре хакында
Чыгыш ясаучы: Попова Елена Евгеньевна – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсенең дәүләт экология экспертизасы һәм нормага салу бүлеге башлыгы
5. Татарстан Республикасының калдыклар белән, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән, эш итү өлкәсендәге территориаль схемасына үзгәрешләр кертү турында, шулай ук бюджет оешмалары өчен туплау нормативларын исәпләп чыгару методикасы хакында
Чыгыш ясаучы: Галләмов Айрат Азат улы - эксплуатацияләү һәм ТКХ программаларын үтәү идарәсе башлыгы
6. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсендә төбәк операторларының конкурс документациясен һәм югарыда аталган җайга салу өлкәсендә килгән мөрәҗәгатьләрне карау турында
Чыгыш ясаучы: Павлов Сергей Вячеславович - Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары
7. 2019 елда төбәк операторлары хезмәтләре өчен производство түләүләрен исәпләү турында
Чыгыш ясаучы: Хәбибуллин Роберт Наил улы - "Татэнергосбыт" АҖ хокукый тәэминат бүлеге башлыгы, "ЕРЦ-Татэнергосбыт" ҖЧҖ директоры
8. Каты коммуналь калдыкларны урнаштырганда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү һәм күрсәтелгән түләүне үтәү йөкләмәсе буенча тоткарлыклар өчен штраф санкцияләрен куллану ихтималы турында
Чыгыш ясаучы: Каплевская Юлия Евгеньевна - Татарстан Республикасында Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эксперты
9. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан сораулар һәм тәкъдимнәр
Чыгыш ясаучы: Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәр улы - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары
Мәсьәләләр хакында фикер алышу йомгаклары буенча йөкләмәләр бирелде, Эшче штабның киләсе утырышын уздыру датасы һәм вакыты билгеләнде, ул 2019 елның 6 мартында 10.30 сәгатьтә булачак.