2019 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.
Көн тәртибендә 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, быелгы елда эш планы турында сөйләшү булды һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының тариф карарларын кабул итү процессы проекты каралды.
Иҗтимагый совет әгъзалары шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кертүгә кагылышлы мәсьәләләрне карау буенча эшче штаб утырышында да катнашты.