2019 елның 26 февралендә, 10.00 сәгатьтә, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте белән видеоконференцэлемтә тәртибендә Электр энергетикасы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы булды.
Утырышта электр челтәрләре комплексында тарифлар формалаштырганда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Күмәртәләп сату базарындагы бәя зоналарының аерым өлешләре территорияләрендә күмәртәләп һәм ваклап сатучы базарларның эшләү үзенчәлекләрен озынайтуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 2018 елның 30 апрелендәге 534 номерлы карарын тормышка ашыруга бәйле актуаль мәсьәләләр каралды.