"Татарстан Республикасының иң яхшы архивы" конкурсы игълан ителде

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2016-2021 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү" дәүләт программасын раслау турында" 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын (2018 елның 24 декабрендәге редакциясендә) тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты "Коммерциясез оешманың һәм дәүләт хакимияте органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы" һәм "Коммерция оешмасының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы" конкурсларын уздыра. Конкурсларны уздыра башлау датасы – 2019 елның 19 феврале. Конкурслар, аларны уздыру сроклары, конкурсларда катнашучыларга, катнашу заявкасының формасына һәм анкетага карата таләпләр турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm) урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International