Дәүләт комитеты рәисе А.С.Груничевның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хатын-кызлар – әниләребез, әбиләребез, тормыш иптәшләребез, кызларыбыз, коллегалар! Безнең иң якын һәм иң яраткан гүзәл затларыбыз! Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Бу көн һәрчакта да Сезгә йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен белдерә торган махсус вакыйга булып тора. Һәрчак янәшә булганыгыз, дөньяга җылылык һәм нур өстәвегез, ә иң мөһиме безгә, ир-атларга, илһам биреп, үз көчебезгә ышаныч уятканыгыз өчен рәхмәт Сезгә.

Әлеге күркәм яз бәйрәме Сезгә яхшы кәеф бүләк итсен, иң якты һәм сөенечле хисләрне уятсын. Өегездә һәрчак мәхәббәт һәм үзара татулык булсын, ә башлаган эшләрегездә һәрчак уңыш көтеп торсын!

 

Ихтирам белән,

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе           Груничев А.С.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International