Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы исеменнән хәрби шөһрәт бәйрәме – Ватанны яклаучылар көне белән ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!
Әлеге бәйрәмнең бай һәм шанлы тарихы бар, ул батырлык, каһарманлык, намус һәм ватанпәрвәрлек символы булып тора.
Барлык ирләргә сынмаслык ихтыяр көче, ныклы физик сәламәтлек, һөнәри казанышлар телибез. Кыю һәм батыр кешеләрнең әлеге бәйрәме һәрчак тынычлык һәм шатлык алып килсен!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С.Груничев