Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Казахстан Республикасы Милли икътисад Вице-министры Серик Жумангаров җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты.
Казахстан вәкилләре безнең республикага үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен килделәр. Очрашу барышында катнашучылар бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салуның дөньякүләм тәҗрибәсе, тарифлар хасил итү өлкәсендә уртак проблемалы мәсьәләләр һәм яңа алымнар турында фикер алыштылар. Көндәшлекне үстерү мәсьәләләре аерым кузгатылды.
Очрашу нәтиҗәләренең берсе Дәүләт комитеты һәм Казахстан Республикасы Милли Икътисад министрлыгы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек ниятләре турында декларациягә кул кую турында килешү булды.