Бүген Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Мамадыш муниципаль районында булды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе
Бүген Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Мамадыш муниципаль районы Советының «Мамадыш муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында " киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырыш башланганчы катнашучылар Мамадыш муниципаль районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар һәм «Мамадыш политехника көллияте» дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең эшләнмәләре белән таныштылар. Шулай ук алар полимер материаллардан автокомпонентлар җитештерү буенча «Экспедшин» ҖЧҖ заводында һәм стрейч-тасма һәм тәрәзә ПВХ җитештерү заводында булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International