Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте 2020 елда электр челтәрләре тарифларын исәпләгәндә чыгым эталоннарын кертү буенча пилот проектын эшләтеп җибәрергә, ә 2021 елдан башлап мондый системаларны РФнең бөтен төбәкләрендә дә кертергә планлаштыра, дип хәбәр итә BigpowerNews.
«Безнең фикеребезчә, эталоннарны кертү электр энергиясе тапшыруга тарифлар дифференциациясен кыскартырга булышачак, алар хәзерге вакытта биш мәртәбәгә кадәр җитә, һәм бу хәл кулланучылар өчен аларны аңлаешлырак та итәчәк», — диелә Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы урынбасары Виталий Королев сүзләрендә.
Эталон принцибы буенча тарифлар формалаштырганда компанияләр өчен чыгымнарның билгеле бер эталон дәрәҗәсе билгеләнә, аңа бәйле рәвештә конкрет тариф билгеләнә дә инде. Бу хәл компанияләрне экономияләүгә һәм үз эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга стимуллаштырырга тиеш. Хәзерге вакытта эталон принциплары гарантияле тәэминатчылар өчен электр энергиясен сату-алу өлкәсендә кертелә.