11-13 февральдә Дәүләт комитеты белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы кысаларында тарифларны җайга салу турында лекцияләр укыйлар. Лекцияләр уку Казан дәүләт федераль университетының дәүләт һәм муниципалитет белән идарә итү буенча Югары мәктәбенең бинасында уза.