Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) Сезнең игътибарыгызга түбәндәгеләр хакында җиткерә: Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 2019 елның 18 гыйнварындагы 38/19 номерлы боерыгы белән трубаүткәргечләр буенча газ транспортлау хезмәтләрен күрсәтүче табигый монополияләр субъектлары тарафыннан мәгълүмат ачу формалары, сроклары һәм ешлыгы, шулай ук күрсәтелгән формаларны тутыру кагыйдәләре расланды. Документ 2019 елның 3 февралендә гамәлгә керә.
Шул ук вакытта, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 29 октябрендәге 872 номерлы карары белән расланган Трубаүткәргечләр буенча газ транспортлау хезмәтләрен күрсәтүче табигый монополияләр субъектлары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларының 7 п. нигезендә, табигый монополияләр субъектлары мәгълүмат урнаштырылган көннән башлап 5 эш көне эчендә аның урнаштырылуы турында мәгълүматның ачылу стандартлары үтәлешен тикшерүдә тотуга вәкаләтле, тарфиларны дәүләти җайга салу өлкәсендәге башкарма хакимият органнарына хәбәр итә.
Игътибар итегез, гамәлдәге законнар нигезендә мәгълүмат ачу стандартында билгеләнгән мәгълүматларны бастырып чыгару тәртибен, ысулларын яки срокларын бозган өчен административ җаваплылык каралган.
Дәүләт комитеты Сезгә мәгълүмат ачуның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән стандартларын катгый үтәү зарурлыгы турында хәбәр итә. Мәгълүмат стандартларын үтәүгә контроль җайга салынулы оешмаларга карата мәгълүматларны системалы рәвештә күзәтү һәм анализлау формасында Дәүләт комитеты тарафыннан даими гамәлгә ашырыла.