223-ФЗ буенча гамәли семинар булып узды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
 
Бүген Дәүләт комитетында "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында" 223 номерлы федераль закон буенча гамәли семинарның икенче көне узды.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре 223 номерлы Федераль закон буенча административ практика, сатып алуларга шикаять бирү; сатып алуларга карата актуаль суд практикасы һәм заказчы тарафыннан сатып алу принципларын үтәмәү белән бәйле көндәшлекне чикләү мәсьәләләре буенча суд практикасы белән таныштылар.
Алынган белемнәрне куллану белгечләргә җайга салынулы оешмаларның чыгымнарын җентекләп тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International