Төп-төгәл 11 ел элек, 2008 елның 25 гыйнварында, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты оеша.
Дәүләт комитеты коллективын ведомствоның туган көне белән тәбрик итәм!
Безгә аеруча зур җаваплылык йөкләнгән: гражданнарыбызның иминлеге, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның югалтуларсыз эшләве сезнең эшегезгә бәйле. Сезнең тәҗрибә, искиткеч профессиональ һәм кешелеклелек сыйфатларыгыз, шулай ук үзара хезмәттәшлек итә һәм теләсә нинди хәлдә дә дөрес чишелеш таба белүегез һичшиксез Дәүләт комитетының нәтиҗәле эшләвенең гарантиясе булып тора.
Сезнең белемнәр һәм рух көрлеге, проблемаларның төбенә төшенүегез, игътибарлылыгыгыз алга таба эшегезнең үзгәрешсез конструктив холкына ышанычлы нигез булып хезмәт итәр, дип өметләнәм.
Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия, максатларыгызга ирешүне һәм ниятләрегезнең тормышка ашуын, уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телим!
Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, саулык, иминлек насыйп булсын!
Дәүләт комитетының туган көне студентлар бәйрәме – Татьяна көненә туры килде. Студент еллары – теләсә кайсы кешенең тормышында бик күңелле чор, бу вакытта киләчәккә нигез салына, өметләр аклана, алда исә шәп идеяләр һәм грандиоз казанышлар белән сугарылган озын-озак гомер көтә.
Хөрмәтле студентлар! Алган белемнәрегезгә ихтыяҗ булсын һәм алар яңа тормышка ишек ачарга булышсын. Сезгә тырышып укуыгызны, яңа казанышлар һәм ачышлар телим!