Дәүләт комитеты Сезнең игътибарга җайга салынулы оешма тарафыннан ел саен, 1 февральдән соңга калмыйча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген саклау өлкәсендәге программаларына карата таләпләр билгеләү тәртибе турында" 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата билгеләнгән таләпләрне фактик үтәү турында хисап тапшыру зарурлыгы турында җиткерә. Аталган хисаплар Дәүләт комитеты адресына рәсми җибәрелә.
Боерыклар белән Дәүләт комитетының http://kt.tatarstan.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин ("Документлар" бүлеге - "Җайга салынулы оешмаларга" - "Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге" - "Энергияне саклау программаларына карата таләпләр").
Хисапларның формалары шулай ук Дәүләт комитетының http://kt.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырылган ("Документлар" бүлеге - "Җайга салынулы оешмаларга" - "Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлеге"- "Энергияне саклау программаларына карата таләпләр" - "2018 ел өчен энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программаларына карата билгеләнгән таләпләрнең фактик үтәлеше турында хисапларның формалары").