Дәүләт комитеты ахыргы кулланучыны нәтиҗәлелек булмаган очракта артык түләү зарурлыгыннан азат итәргә планлаштыра

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Ахыргы кулланучыны нәтиҗәсезлек өчен артык түләүдән азат итү – 2019 елга Дәүләт комитетының төп бурычы. Моңа тарифларны хисаплау эшенә санлы технологияләрне кертү ярдәм итәчәк, – дип белдерде бүген Дәүләт комитетының йомгаклау утырышында Александр Груничев.

BigData кебек электрон платформалар, санлы алгоритмнар, зур аналитика белән эшләү тариф чишелешләрен кабул иткәндә исәпкә алынырга тиешле мәгълүматларның артуы белән аңлатыла. Тарифлар билгеләү өлкәсен санлаштыру кабул ителә торган чишелешләрнең сыйфатын максималь арттыру, шулай ук коррупция куркынычларын шактый киметү мөмкинлеген бирә торган процедураларны оптимальләштерергә булышачак.

 Эшне санлаштырылган параметрлар исемлеген төзүдән башларга тәкъдим ителде, аларны исәпкә алу җайланмаларыннан, технологик, бухгалтерлык, статистик һәм башка төрле хисаплылык системаларыннан алырга була. Дәүләт органнарыннан алынган мәгълүматларны, аның юнәлешен исәпкә алып, бердәм системага берләштерергә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International