Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2008 елдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә энергия ресурсларына, коммуналь хезмәтләргә, җәмәгать транспорты хезмәтләренә һәм социаль өлкә хезмәтләренә тарифларны дәүләти җайга салу буенча 100дән артык вәкаләтне башкаручы, шулай ук җайга салынулы дәүләт бәяләре өлкәсендә төбәк дәүләт контролен гамәлгә ашыручы бердәнбер орган булып тора.
2018 елда түбәндәгеләр булды:
- Килештерү комиссиясенең 43 утырышы;
- Дәүләт комитеты идарәсенең 45 утырышы;
- Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның 4 утырышы;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Экспертлар советының 4 утырышы.
Дәүләт комитетының 578 карары кабул ителде.
913 муниципаль берәмлек буенча коммуналь хезмәтләргә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләүне үзгәртүнең чик индекслары билгеләнде.
17 инвестиция программасы каралды, шул исәптән 8 – киләсе чорга.
Административ хокук бозулар турында 367 эш кузгатылды, 48 эш буенча 1,628 млн.сумлык штрафлар салынды. Быелгы елда 59 тикшерү планлаштырыла.
Дәүләт комитеты кабул иткән карарларның законлы һәм нигезле булуы суд тәҗрибәсендә дә раслана. 2018 ел дәвамында 32 эш буенча 123 суд утырышында Дәүләт комитеты мәнфәгатьләре белдерелде. Дәүләт комитеты 5 суд эшендә җаваплы як буларак һәм 37 суд бәхәсен караганда экспертлар (өченче зат) сыйфатында катнашты.
Тарифлар буенча да, җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча да – кабул ителгән барлык карарлар турында гавәми һәм ачык рәвештә фикер алышына, бу сөйләшүләрдә турыдан-туры депутатлар, түбәндәгеләрнең вәкилләре катнаша: ТР Президенты каршындагы Кулланучыларның ведомствоара советы, Иҗтимагый палаталар, предприятиеләрнең һәм эшкуарларның ассоциацияләре, кече һәм урта бизнес ассоциацияләре, Профсоюзларның федерацияләре, министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, массакүләм мәгълүмат чаралары.
Муниципаль берәмлекләр һәм өлкәләр кисемендә җайга салынулы оешмаларның барысы буенча да тарифлар, календарь буенча бүлеп, рәсми сайтның "Тарифлар" бүлегендә, шулай ук "Ачык Татарстан" мәгълүмат порталындагы "Ведомстволарның хисаплары" хисаплылык буенча бердәм дәүләт системасында һәм ТКХ ДМС системасында урнаштырылган.
Хисап чорында Дәүләт комитеты дәүләт идарәсе функцияләрен бәяләү индикаторларын тулы күләмендә үтәде.
Дәүләт комитеты кабул итә торган карарларның барысы да тәэминатчыларның да, кулланучыларның да мәнфәгатьләре балансын саклау принцибына нигезләнгән һәм республиканы икътисадый үстерүгә һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.
Киләчәк перспективага төп бурыч – ахыргы кулланучыны нәтиҗәсезлек өчен артык түләүдән коткару мөмкинлеген бирә торган санлы технологияләрне кертү юлы белән тариф чишелешләрен кабул итү процессларын камилләштерү.