2019 елның 18 гыйнварында 14.00 сәгатьтә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методика үзәгендә (Оренбург тракты, 24) Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин катнашында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Көн тәртибенә түбәндәге чыгышлар кертелде:
1. Цифрлы икътисад кертү юлы белән тарифларны җайга салу нәтиҗәлелеген арттыру турында
|
ГРУНИЧЕВ Александр Станиславович |
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе |
2. Цифрлы үзгәртеп кору шартларында тарифларны җайга салу
|
ЦАРИКОВСКИЙ Федор Игоревич |
"ИТЦ ФАС России" ФБУ директоры |
3. "Котел" тотучы белән чиктәш челтәр оешмасы арасында үзара хезмәттәшлек итүнең проблемалы мәсьәләләре
|
НАЗАРОВА Наталья Александровна |
"Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директор урынбасары
|
|
ҖИҺАНШИН Рушан Әнәс улы |
"Казан энергетика компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры |
4. Әлмәт муниципаль районында Татарстан Республикасының тарифлар сәясәтен тормышка ашыру
|
ГЫЙРФАНОВ Марат Наил улы |
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе |
5. "Бәяләрне (тарифларны) дәүләти җайга салу нигезләре турында" федераль закон проекты турында
|
ВОЛОВ Иван Павлович |
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең норматив-хокукый эш һәм административ эш бүлеге башлыгы урынбасары |
6. Тарифларны җайга салуның заманча алымнары
|
КОРОЛЁВ Виталий Геннадьевич |
Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары |
7. Йомгаклау сүзе
|
ПЕСОШИН Алексей Валерьевич |
Татарстан Республикасы Премьер-министры |