Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 2018 елның 29 декабрендәге № ВК/108787/18 хаты нигезендә, Россия Федерациясе субъектлары коммуналь инфраструктурасының автоматлаштырылган мәгълүматлар базасын формалаштыру максатларында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) адресына җылы белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, су агызу һәм агынты суларны чистарту өлкәләрендә җайга салынулы инфраструктура объектлары буенча оешмалардан БМАС системасы буенча мәгълүмат тапшыру турында гарызнамә килде, ә атап әйткәндә:

1.     "Җылы белән тәэмин итүче оешмаларның инфраструктура объектлары реестры "REESTR.HEAT.SOURSE".

2. "Су белән тәэмин итү өлкәсендә оешмаларның инфраструктура объектлары реестры "REESTR.VSNA.SOURSE".

3. "Су агызу һәм агынты суларны чистарту өлкәсендә оешмаларның инфраструктура объектлары реестры "REESTR.VOTV.SOURSE".

Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Дәүләт комитеты шаблоннарны тутырырга һәм 2019 елның 21 гыйнварына кадәр Дәүләт комитетына түбәндәге эл. адресларга җибәрүне сорый:

- җылы белән тәэмин итү өлкәсе - Chulpan.Hafizova@tatar.ru;

- су белән тәэмин итү, су агызу һәм агынты суларны чистарту өлкәсе - Sergeeva.Tatyana@tatar.ru

Шаблоннарны тутырганда шаблоннар составындагы "Инструкция"гә таянып эш итәргә кирәк.

Шаблоннарны җибәрер алдыннан күрсәтелгән шаблоннарның "Тикшерү" битендә хаталарның булмавына махсус игътибар бирергә кирәк.

Күрсәтелгән формалар белән Дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин

http://kt.tatarstan.ru (Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты> Документлар> БМАС> БМАС шаблоннары> БМАС (МФХ) шаблоннары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International