2019 елның 1 гыйнварыннан башлап РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 10 декабрендәге 2738-р номерлы боерыгы белән расланган дару чараларының яңа исемлекләре гамәлгә керә. Гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару препаратлары исемлегенә 38 дару препараты һәм әлеге исемлеккә кертелгән дару препаратларына 2 яңа дару формасы өстәлгән. 2019 елда әһәмиятле дару препаратлары исемлегендә барлыгы 735 дару препараты (2018 елда 699 дару препараты иде) бар. Гражданнарның аерым категорияләрен тәэмин итү өчен дару препаратларының исемлеге 27 дару препараты белән, әлеге исемлеккә кертелгән дару препаратлары өчен 3 яңа дару формасы белән тулыландырылган. Кыйммәтле дару препаратлары исемлегенә 1 дару препараты өстәлгән. Медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле дару препаратларының иң аз күләмле ассортиментына өстәмә рәвештә вируска каршы 1 дару препараты өстәлгән.
Россия Федерациясенең һәр субъектында әзерләүчеләрнең фактик сатып җибәрү бәяләренә күмәртәләп һәм ваклап сату буенча өстәлгән бәяләрнең чик күләмнәре билгеләнә. Өстәлгән бәяләр дару препаратларын күмәртәләп һәм ваклап сату: китерү, саклау, биналарны арендага алу, фармацевтлар хезмәте өчен түләү чыгымнарын каплау өчен хезмәт итә. Алар тарафыннан кулланыла торган өстәлмә бәяләр җитештерүче бәясенә билгеләнгән чик дәрәҗәле өстәлмә бәяләрнең күләмен арттыра алмыйлар.
Гомер өчен әһәмиятле һәм кирәкле булган дару препаратларының иң кыйммәт бәясе дәүләт дәрәҗәсендә чикләнгән, бер генә даруханә дә мондый препаратны шуннан артык бәягә сата алмый. Һәр сатып алучы мондый бәяне белә ала, бу бик гади, – барлык даруханә оешмаларында гражданнар күрә ала торган урыннарда препаратларның исемнәрен, дозировкаларын, чыгарылу формаларын, җитештерүчеләрен күрсәтеп, дару препаратлары турында, шулай ук әлеге дару препаратларын сатып җибәрергә рөхсәт ителә торган чик дәрәҗәле ваклап сату бәяләре турында мәгълүматлар урнаштырылган. Аталган мәгълүматларның урнаштырылуы "Дару чаралары белән эш итү турында" 2010 елның 12 апрелендәге 61-ФЗ номерлы федераль закон (63 статьясының 3 п.) белән регламентлана.