Дәүләт комитеты Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирлар ташуга тарифларның дәрәҗәсенең максималь чиген билгеләде

2018 елның 29 декабре, шимбә

Дәүләт комитеты Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирлар ташуга тарифларның дәрәҗәсенең максималь чиген билгеләде.

Билетны салонда сатып алган очракта 1 тапкыр бару өчен иң чик тариф 27 сум күләмендә билгеләнде.

Электрон транспорт картасы белән түләгәндә, 1 тапкыр бару 25 сумга төшәчәк.

100 тапкыр бару өчен озак файдалану билеты сатып алганда, 1 сәфәрнең бәясе 18 сум белән чикләнде.

 

Гамәлдәге тарифларны яңадан карап чыгу инициаторлары булып пассажир ташучы оешмалар һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты тора.

 Тарифларны яңадан карау зарурлыгы ягулык бәясе артуга, күчмә составны яңартуга һәм инфляциягә бәйле. Тарифларны соңгы тапкыр тикшергәннән соң (2016 елның март ае) 3 ел чамасы вакыт узды.

Тарифларны яңадан карап тикшергәндә Дәүләт комитеты гариза бирүчеләр тәкъдименнән 2,3 млрд. сум нигезсез чыгымнарны төшереп калдырды.

Башкарма комитетның һәм пассажир йөртүчеләрнең юлда йөрү өчен азрак бәя билгеләү вәкаләтләре бар. Әмма алар Дәүләт комитеты билгеләгән максималь чикне узып китә алмый.

 

Карар барлык профильле министрлыклар һәм Килештерү комиссиясе әгъзалары белән килешенгән. Кабул ителгән карар ТР Юстиция министрлыгына һәм прокуратурасына җибәреләчәк. Бары тик экспертизадан соң гына (срогы - 15 эш көненә кадәр) ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыгачак. Яңа тарифлар басылып чыккан көннән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International