Бүген Дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышында Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә тариф дәрәҗәләренең максималь чиге турында фикер алыштылар

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Бүген Дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышында Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә тарифларның чик дәрәҗәләре турында фикер алыштылар.

Транспорт йөртүчеләр һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты юл бәясен яңадан карау инициативасы белән мөрңҗңгать иттеләр. Аларның  тәкъдиме -  бер тапкыр юлда бару өчен салонда сатып алынган билет бәясен 28 сумга кадәр арттыру.

Тарифларны яңадан карау өчен нигез булып ягулыкка һәм хәрәкәт составын яңартуга чыгымнарны, шулай ук инфляция процессларын арттыру тора. Соңгы тапкыр Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә тарифлар 2016 елның мартында билгеләнгән иде.

Тапшырылган документларны өйрәнгәннән соң, Дәүләт комитеты 2,3 млрд. сумга икътисадый нигезсез чыгымнарны төшереп калдырды.

Дәүләт комитеты тәкъдиме - бер тапкыр юлда бару өчен салонда сатып алган очракта тарифның иң югары дәрәҗәсе - 27 сум.

Юл йөрү билетлары белән түләгәндә, 1 сәфәрнең иң чик бәясе-25 сум.

Озак файдалану (100 тапкыр бару) билетына түләгәндә бер тапкыр йөрү өчен иң чик түләүне 18 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителде.

 

Бу мәсьәлә буенча карар Дәүләт комитеты Идарәсе утырышында кабул ителәчәк.

 

Шунысын билгеләп үтәбез, Дәүләт комитеты үз вәкаләтләре кысаларында бары тик чик максималь тарифларны билгели. Җәмәгать транспортында йөрүнең конкрет бәясен билгели торган ахыргы карар, чик тариф күләмен исәпкә алып, пассажирлар ташучы үзе кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International