Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Утырышта торак йортларны ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларына тоташтыру өчен түләү күләмен расладылар.
Түбән Кама шәһәрендә «НК Торак инвестиция компаниясе» ҖЧҖ объекты булган №13 торак йортны " Водопроводно-канализационное и энергетическое хозяйство " АҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен 261 818,01 сум күләмендә (өстәлгән бәягә салымнан башка) түләү билгеләнде. Шул ук объектны " Водопроводно-канализационное и энергетическое хозяйство " АҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системаларына тоташтырган өчен – 229 882,31 сум (өстәмә кыйммәткә салымнан башка) күләмендә түләү расланды.
Шуннан соң «Ак таш-Инвест» ҖЧҖ объекты - Губкин урамы буенча торак комплекс: 1нче торак йорт һәм 2нче торак йортларны Казан шәһәренең «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру өчен түләү күләме билгеләнде. 1 номерлы торак йортны су белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен - 572 987,58 сум (өстәлгән бәягә салымнан башка), су чыгару системасына - 326 555,20 сум (өстәлгән бәягә салымнан башка) күләмендә түләү билгеләнде. 2 номерлы торак йортны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасына тоташтыру «Ак таш-Инвест» ҖЧҖ 451 277,89 сумга (өстәлгән бәягә салымнан башка), су чыгару системасына – 258 487,39 сумга (өстәмә кыйммәткә салымнан башка) төшәчәк.
Барлык мәсьәләләр дә элегрәк Килештерү комиссиясе утырышында каралды. Мөрәҗәгать итүчеләр Дәүләт комитеты карарлары белән килештеләр.