Бүләк бирү һәм бүләкләр кабул итүне тыю турында

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре алдыннан закон тарафыннан бүләкләр бирү һәм кабул итүненң тыелганлыгын исегезгә төшерәбез.

Коррупциягә каршы законнар һәм Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезләмәләрендә аерым оешмалар хезмәткәрләренә, дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә бүләкләр бирүне, шулай ук хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә аларга бүләкләр алуны тыю каралган.

Беркетмә чаралары, хезмәт командировкалары һәм башка рәсми чаралар белән бәйле рәвештә алынган тапшырылырга тиешле бүләкләр искәрмә булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International