Дәүләт комитеты "Городское благоустройство" МУП ен штрафка тартты

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Унберенче арбитраж апелляция суды, Татарстан Республикасы Арбитраж суды кебек үк, Дәүләт комитетының Казан шәһәренең «Городское благоустройство» муниципаль унитар предприятиесен 100 мең сумлык штраф салу белән административ җаваплылыкка тарту турындагы карарының законлы һәм нигезле булуын раслады.

"Городское благоустройство» МУП чит оешмалардан шәһәрнең гомуми яңгыр канализациясенә билгеләнгән тарифтан башка су чыгару хезмәт күрсәтә. Бу  Федераль законны бозу булып тора.

Әлеге хезмәт күрсәтелгән оешмаларның мөрәҗәгатьләре административ эш кузгатуга нигез итеп алынды.

«Городское благоустройство» МУП Дәүләт комитеты карары белән килешмәде һәм бу карарны суд аша кире кагырга теләде.  Судлар исә  Дәүләт комитеты гамәлләренең законлылыгын һәм нигезле булуын тулысынча таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International