Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2018 елның 18 декабрендәге "Сәүдә залларында мәгълүмат урнаштыру турында" 1-28/4516 номерлы хаты белән ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән раслана торган яшәү өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары (алга таба – ЯКМДП) исемлегенә кертелгән даруларның бәясен дәүләт тарафыннан җайга салуны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында даруханә оешмаларның кулланучыларга дөрес һәм үз вакытында мәгълүмат бирергә тиеш булулары хакында хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 29 октябрендәге 865 номерлы карары нигезендә оешмалар әлеге мәгълүматны сәүдә залларына кулланучылар күрә алырлык рәвештә урнаштырырга һәм http://minzdrav.tatar.ru сайтындагы "Даруларга бәяләр" бүлегендә яңалыклар булган саен аны яңартып торырга тиеш. Сәүдә залында шулай ук дару чараларына бәя кую өлкәсендә тикшереп торучы органнарның телефоннары турында мәгълүмат урнаштырылган булырга тиеш (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 236-13-15, Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе – 292-54-37, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының “кайнар телефоны” – 221-82-51).
Моннан тыш, кулланучыларга тикшереп торучы органнарга мөрәҗәгать итәр алдыннан һәм гражданның ЯКМДП бәяләрен ваклап сатуның http://grls.rosminzdrav.ru/, http://minzdrav.tatar.ru сайтында "Даруларга бәяләр" бүлегендә яки даруханә оешмаларда урнаштырылган чик бәяләре белән мөстәкыйль рәвештә чагыштырып карау мөмкинлеге булуы турында мәгълүмат бирергә кирәк.
Нинди дә булса сораулар туган очракта даруханә хезмәткәрләре ЯКМДПга ваклап сату бәяләрен кую тәртибе буенча тулы мәгълүмат бирергә тиеш.