Бүген узган Килештерү комиссиясе утырышында комиссия әгъзалары һәм профильле министрлыклар һәм ведомство вәкилләре Татарстан Республикасы торак фондының техник инвентаризациясенә ставкаларны килештерү мәсьәләсе турында, «Содружество» АҖ өчен республиканың шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртү өчен тариф дәрәҗәсе хакында һәм 2019 елга «Предприятие жилищно-коммунального хозяйства» Идарәче компаниясе» ҖЧҖ төбәк операторы өчен Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлегенең көнбатыш зонасы буенча төбәк операторы хезмәтен күрсәтүгә бердәм тариф кую турында фикер алыштылар.