Бүген Дәүләт комитеты Рәисенең беренче урынбасары Александр Штром Дәүләт комитеты Идарәсе утырышын уздырды

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген Дәүләт комитеты Рәисенең беренче урынбасары Александр Штром Дәүләт комитеты Идарәсе утырышын уздырды.

Дәүләт комитеты утрышында  2019 елда шәһәр торак пунктларында билгеләнгән тәртиптә стационар электр плитәләре яки электр җылыткыч җайланмалар белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен, шулай ук авыл халкы өчен электр энергиясе бәяләренә (тарифларына) 0,7 кимү коэффициентын расладылар. Бу категория кулланучылар өчен I яртыеллыкка тариф күләме 2,62 сум/кВт (НДС белән) тәшкил итәчәк, II яртыеллыкка-2,64 сум/кВт.ч. (НДС белән) билгеләнде.

Дәүләт комитеты инде 5 елдан артык электр энергиясенә бәяләрне минималь үсеш белән билгели. Бүген утырышта Идарә әгъзалары 2019 елга республика халкы өчен Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан расланган электр энергиясенә бәяләрнең минималь дәрәҗәсен куллануны билгеләделәр. Өстәлгән бәягә салым күләме үзгәрү аркасында, беренче яртыеллыкка тариф 1,6% үсеш белән 3,75 сум/кВт күләмендә(НДС белән), икенче яртыеллыкка I яртыеллыкка карата 0,8% үсеш белән -3,78 сум/кВт.ч. (НДС белән) кабул ителде.

 Идарә әгъзалары шулай ук «Сетевая компания» ААҖ һәм «Энерготранзит» ҖЧҖ, «Интеграция «Смежная сетевая компания» ҖЧҖ, «Электрические сети» ДУП һәм «Энергосервис” Территориальная сетевая компания»ҖЧҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә 2019 елга индивидуаль тарифларны килештерү һәм төзәтмәләр кертү мәсьәләләре буенча карарлар кабул иттеләр.

2019 елга «СК-16» ҖЧҖ һәм «Сетевая компания» ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турындагы мәсьәлә буенча карар кабул итү киләсе Идарә утырышына күчерелде.

Идарә әгъзалары Дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елга җылылык энергиясенә, эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга, техник суга һәм ташландык суларны транспортлауга, салкын суны һәм кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында тарифларны билгеләү һәм озак сроклы тарифларны корректировкалау мәсьәләләре буенча тәкъдим ителгән тарифлар дәрәҗәләрен бертавыштан хупладылар.

Дәүләт комитетының юридик бүлеге башлыгы Булат Вәлиуллин федераль законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә җылылык энергиясен кулланучыга  50000 Гкал ким булган җылылык белән тәэмин итүче һәм (яки) егәрлеге 10 Гкал/сәг. ким булган оешмаларга тарифлар билгеләнми дигән хәбәр белән чыгыш ясады. Шуның белән бәйле рәвештә, Идарә әгъзалары әлеге критерийларга эләгүче оешмалар өчен тариф эшләрен ябу өчен тавыш бирделәр. Әлеге тарифлар (бәяләр) оешмаларның килешүе белән билгеләнәчәк.

Утырышның көн тәртибе шушы сылтама буенча: http://kt.tatarstan.ru/rus/povestki.htm

 

Утырыш беркетмәсе түбәндәге сылтама буенча урнаштырылачак: http://kt.tatarstan.ru/rus/protokoli-zasedniy-pravleniya-gosudarstvennogo.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International