Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булып узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

 

Бүген Дәүләт комитеты Рәисе Александр Груничев Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

Утырышта җылылык энергиясенә һәм аны тапшыруга, җылылык тапшыруга, су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга, эчәргә яраклы һәм техник суга, республиканың ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары өчен агынты суларны транспортлауга тарифларның фаразланган дәрәҗәләре турында фикер алыштылар. Барлыгы 43 мәсьәлә каралды. Утырышта иҗтимагый оешмалар, ТР Төзелеш министрлыгы, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм башка профильле ведомство вәкилләре катнашты. Дәүләт комитеты тәкъдим иткән тарифлар дәрәҗәләрен килештермәгән мәсьәләләр буенча, мөрәҗәгать итүче оешма вәкилләреннән тыш, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре дә чакырылган иде. Һәр мәсьәлә аерым карап тикшерелде, утырыш әгъзалары Дәүләт комитеты тәкъдимнәрен, оешмаларның дәлилләрен тыңладылар һәм барлык мәсьәләләрне Дәүләт комитеты Идарәсе утырышында  карарга җибәрделәр.

 

Утырышның көн тәртибе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://kt.tatarstan.ru/rus/soglkomis

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International