Буген Дәүләт комитетында Идарә утырышы уткәрелде

2018 елның 23 ноябре, җомга
Бүген Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром идарә утырышын үткәрде, анда 39 мәсьәлә каралды.
Аларның 14 е Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән каты коммуналь калдыкларны күмүгә озак сроклы тарифларны 2019 елга төзәтмәләр кертүгә кагылышлы иде. 
Каты көнкүреш калдыкларын күмүгә тарифларны үзгәртү зарурлыгы тарифларны федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле, аның нигезендә әйләнә – тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү каты көнкүреш калдыкларын күмүгә тариф составына кертелә.
Идарә әгъзалары җылылык энергиясенә, җылылык китерүчегә, эчәргә яраклы суга, эчәргә яраклы һәм агынты суларны транспортлауга, ташландык суларны агызуга, техник суга тарифларны билгеләү һәм озак сроклы тарифларны үзгәртү өчен бертавыштан тавыш бирделәр: http://kt.tatarstan.ru/rus/povestki.htm
Шуны да билгеләп үтәсе килә, «Энергоресурс» ҖЧҖ тарафыннан Казан шәһәре кулланучыларына җиткерелә торган җылылык энергиясенә озак сроклы тариф моңа кадәр расланган җылылык энергиясенә 7,3% ка киметелде һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан 1761,82 сум/Гкал (НДС белән) тәшкил итәчәк.
Кабул ителгән барлык тарифлар килештерү комиссиясе этабын узды, мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан килештерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International