Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев рәислегендә Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт комитетының утырышлар залында Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев рәислегендә Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, иҗтимагый оешмалар, профильле министрлыклар һәм гариза бирүчеләр вәкилләре катнашты. Көн тәртибе 33 мәсьәләдән торды, шуларның 2се-хосусый эшмәкәр Шаматов И. К. өчен агынты суларны транспортлау турында 2019-2023 елларга төзәтмәләр кертү һәм 2019 елга «Саба районы торак - коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе» ААҖ өчен каты көнкүреш калдыкларын күмүгә озак сроклы чик тарифларны үзгәртү турында - Рәис инициативасы белән карап тикшерүдән төшереп калдырылды.
Көн тәртибендәге һәр мәсьәлә аерым каралды. Мөрәҗәгать итүчеләр риза булган фараз дәрәҗәсе белән Идарә утырышына җибәрү турында карар кабул ителде.
Мөрәҗәгать итүчеләр тәкъдим ителгән тарифлар дәрәҗәләрен килештермәгән мәсьәләләр буенча, Килештерү комиссиясе әгъзалары өстәмә кертелгән материалларны исәпкә алып, тарифларның фаразланган дәрәҗәләрен эшләп бетерергә һәм Идарә утырышына чыгарырга карар кылган.
Килештерү комиссиясе әгъзалары 2019-2023 елларга җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү өчен «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖ һәм «Татэнерго» АҖ гаризаларына аерым тукталдылар. Оешма гаризаларыннан чыгып, тарифлар берничә тапкыр артырга тиеш. Килештерү комиссиясе әгъзалары өстәмә кертелгән нигезләү документларында күрсәтелгән чыгымнарның бер өлешен генә исәпкә алырга ризалаштылар. Комиссия әгъзалары кулланучыга кирәкмәгән чыгымнарны көчләп тагу белән килешмәүләрен билгеләп үттеләр һәм оешмаларны «теләк»не акыл белән чикләргә өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International