Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының элеккеге башлыгы Марат Зариповка башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм идарә коллективына яңа җитәкче – Александр Груничев белән таныштырды. Чарада шулай ук статс-секретарь – Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты.
Марат Зарипов Дәүләт комитеты коллективы теләсә нинди бурычны тормышка ашырырга сәләтле һәм илдә иң көчле җайга салучыларның берсе, дип белдерде.
Яңа җитәкче уртак уңышлы һәм нәтиҗәле эшләргә ышаныч белдерде.